Әлмәттә «Нефтяник» һәм «Ак Барс» арасында хәйрия матчы узды. Бу елда хәйрия матчы февральдә булды. Матч ике команда өчен дә сезонарада башлап җибәрүче уен булды, шуңа күрә «Юбилейный» трибуналары болельщиклар белән тулды.
Сатып алынган билетлар 273 050 сум җыйды. Әлеге акча һәм аукцион аша сатылган ике "Ак барс" майкаларын сату белән 16 000 сум "Синең файдага" хәйрия фондына күчереләчәк. Әлеге фонд аутизм белән чирләгән балаларга ярдәм күрсәтә.