Дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан югары дәрәҗәдә авыру йоктыра торган кош гриппы буенча эпизоотия хәлен нормальләштерү буенча чараларны тормышка ашыру белән бәйле һәм Әлмәт муниципаль районы территориясендә аеруча авыру куркынычы таралуны булдырмау максаты белән Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе игътибарыгыз өчен түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында кош гриппы буенча карантин кертелде.
Указ нигезендә, Апас районының Каратун тимер юл станциясе бистәсе һәм Кече Күккүз авылында, Чүпрәле районының Шланга авылында, Кайбыч районының Ульянково авылында, Тәтеш районының Вожжи авылында - берәр, шулай ук Кама Тамагы район үзәгендә өч хуҗалык эпизоотик чыганак дип табылган.
Чикләү чаралары гамәлдә булган чорда әлеге пунктлар территориясенә чит-ят кешеләр һәм транспорт кертелмәячәк, имин булмаган пункттан чыгучы юллар һәм сукмаклар ябылачак.
Шулай ук авыру кошларны сую һәм күмү эше оештырылачак, чиргә тиз бирешүчән кош-корт юк ителәчәк.
Моннан тыш, кош-корт, кошчылык продуктлары, кош азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр кертелә.
Кешеләрдә кош гриппын кисәтү:
1. Авыру яисә үлгән кош белән контактны чикләргә.
2. Махсус эш киемендә генә йорт кошлары артыннан карарга. Кош белән эшләгәндә (ашатканда, бүлмәләрне җыештырганда) эчү, ашау, тарту тыела.
3. Күпләп сату урыннарында кош итен һәм күкәйләрне сатучыларда әлеге продукциягә махсус ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга кирәк.
4. Кош итен һәм күкәйләрен термик эшкәртүдән соң гына ашарга: күкәйне 100°С температурада кимендә 10 минут пешерергә, итне - кимендә 30 минут.
5. Суда йөзүче һәм синатроп кошлар (күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар, акчарлаклар, үрдәкләр, чәүкәләр һ.б.) белән элемтәгә кермәскә.