11 июньнән алып 23 июльгә кадәр Әлмәттә "Шәһәр экологиясе балалар күзлегеннән" рәсемнәр бәйгесе уздырылды. Анда 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр мәктәпкәчә балалар катнаша алды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 30 июльдә беренче, икенче, өченче урынны яулаган балалар билгеләнде.
Беренче урынны Мәрьям Газизова яулады. Икенче урынга Малика Сираева чыкты. Өченче урын Радмила Гороховага тапшырылды.