Әлмәттә Идел буе Болгары исламын кабул итү көнен бәйрәм итәчәкләр

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

21 июль көнне Татарстан Республикасы Спас районының борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине буларак рәсми кабул итүенең 1096 еллыгына багышланган мөселманнарның "Изге Болгар җыены" бәйрәме узачак.

Быел чарага бик күп кунаклар килергә җыена: IX татар мөселман эшлеклеләре форумында катнашучылар, илнең барлык регионнары, Урта Азия республикалары, Ерак Көнчыгыш илләре мөфтиләре, чит ил ислам югары уку йортлары вәкилләре, чит ил галәмнәре - хәнәфи мәзһәбе белгечләре.  Очрашу барышында Россиядә исламны һәм мөселман дине белемен үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International