13 июль көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклу идарәсе җитәкчесе Вера Головина табиб булырга хыяллана торган мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашты.
Ел саен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казан дәүләт медицина университетында уку өчен бюджет урыннар бүленеп бирелә. 2017 елда 2 урын, 2018 елда район үтенече буенча Әлмәттәге укуларын тәмамлаучылар өчен 3 бюджет урыны бирелде.