ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Әлмәттәге яшүсмерләр клубларында булды

2018 елның 15 июле, якшәмбе

13 июль көнне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Казан яшьләре вәкилләре делегациясе белән бергә Әлмәткә эшлекле визит белән килде. Бу аның күптән түгел оештырылган аерым министрлыкның җитәкчесе буларак Татарстанның нефть башкаласына беренче визиты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә визит кысаларында министр ике «Импульс» һәм «Спартак» яшүсмерләр клубларында булды. Клубларның төп эш юнәлешләре белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International