Әлмәтлеләрнең хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыру максатыннан, Мәшгульлек үзәге эшсез гаржданнарны төрле белгечлекләр буенча укырга җибәрә.
Хатын-кызлар арасында кадрлар бүлеге инспекторы, 1С-бухгалтерия, чәчтараш, пешекче, тегүче, маникюр ясаучы курсларына ихтияҗ зур.
Ир-атлар өчен - стропальщик, электромонтер, нефть һәм газчыгару буенча опрератор, скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча бораулаучы ярдәмчесе, кран автомобиле машинисты һәм башка курслар тәкъдим ителә.
Барлык белгечлекләр буенча уку бушлай, уку чорына стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.
Тулырак мәгълүмат өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендәге 107 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, яки 32-34-93 телефон номерына шалтыратып белешергә мөмкин.