Киңәшмә “Закон территориясе” республика конкурсының йомгакларын игълан итүдән башланды. “Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә өченче урын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга бирелде.
Алга таба яңа кадрлар билгеләнешләре игълан ителде: 2 июльдән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы «Техник инвентарьлаштыру бюросы»ның 11 нче районара директоры итеп Галина Семеновна Жукова билгеләнде, 3 июльдән район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеген Аяз Әнис улы Ямалетдинов җитәкли башлады, 9 июльдән Әлфия Бәшир кызы Ханнанова район башкарма комитетының хокукый идарәсе начальнигы вазифасына күчерелде.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов башкарма комитетта хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматны хәбәр итү өчен 8(8553) 45-50-66 номерлы "кайнар линия" оештырылганын билгеләде.