Кадерле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары!

2018 елның 7 июле, шимбә

Сезне ихлас күңелдән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Нәкъ гаиләдә без беренче адымнар ясыйбыз, дөньяны танып белергә өйрәнәбез, әхлакый һәм рухи юнәлешләр алабыз. Гаилә, үзара хөрмәт, ризалык һәм якыннарның мәхәббәте - кешенең төп таянычы һәм ярдәме. Ә имин гаилә - нык һәм көчле дәүләтнең нигезе.

Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тотрыклылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим. Гаиләләрегез нык булсын, ә балаларыгыз, районыбыз, республикабыз, дәүләтебезгә муллыкны өстәп, сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International