Әлмәттә медицина хезмәткәрләре көне узды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Быел да «Нефтьче» Мәдәният сараенда ак халатлыларны зурладылар. Сәламәтлек сагында торучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина котлады. Бәйрәмдә алдынгы табиб, акушер һәм фельдшерлар, медицина өлкәсендә фидакарь хезмәт куючылар РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, раойн Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде. «Ак чәчәкләр» бәйгесендә катнашканнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Медицина хезмәткәрләре арасында уздырыла торган спартакиада җиңүчеләрен дә биредә игълан иттеләр. 1 нче урынга һәм күчмә кубокка медсанчасть лаек булды. 2 нче урынны перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе яулады. 3 нче урынны ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм стоматология шифаханәсе бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International