Әлмәттә төзелеш, капиталь ремонт, авыл хуҗалыгы сорауларын карадылар

2018 елның 1 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре барлык объектларда да оештырылган. 3 муниципаль мәктәптә һәм 2 балалар бакчасында эшләр тәмамланган.

2018 елда 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт планлаштырылган. Бүгенгә 13 объект әзер. Бер объектта ремонт дәвам итә – «Молодежный» лагеры, Биектау районы. Башкарылган эшләр күләме – 93%.

Рөстәм Миңнеханов «Молодежный» лагерындагы эшләрне балалар ял итәргә килгәнче бетерергә кушты. «Эшләрне башкару графикларын төгәлрәк үтәргә кирәк. Әгәр подрядчы срокларны боза икән, киләчәктә аның белән эшләмәгез», - диде Татарстан Республикасы Президенты, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.   

Бүгенгә 5 мәдәният объектында, 2 яшүсмерләр клубында, 13 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары (Советлары) бинасында, 2 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, 8 Татарстан Республикасы муниципаль архивында ремонт эшләре төгәлләнгән. 

2018 елда амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 120 поликлиниканы яңарту каралган. 31 майга 77 объектта әзерлек эшләре башланган. 1 объектта эшләр тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International