«Шәһәрнең мәдәни мохите» кабат күп кызыклы чаралар әзерләде һәм әлмәтлеләрне шимбә кичен 2 июнь көнне Әлмәтнең 9 мәйданында көтеп кала. Чаралар «Яшьлек» скверында, әдәби ишегалдында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты скверында, Гагарин урамында, «Шәмсенур» паркында, Яшьләр үзәге мәйданында һәм беренче тапкыр «Көнбатыш капкалар» микрорайонында, Мактама шәһәр тибындагы поселогында узачак.