"Гагарин кубогы" Әлмәттә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Гагарин кубогы - 2008/2009 сезоныннан бирле Континенталь хоккей лигасының плей-офф сериясендә җиңүчегә тапшырыла торган бүләк.

Кубок беренче космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә исемләнгән, күчмә бүләк булып тора. Чемпионат ябылу тантанасында трофей җиңгән команданың капитанына бирелә.

18 май көнне 16.00 сәгатьтә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын тарихка кагылып карарга һәм Татарстан нефтенә 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркындагы фонтан янындагы үзәк мәйданда легендар кубокны каршыларга чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International