Әлмәттәге автомобиль йөртүчеләренә тиешсез урында парковка өчен транспорт чарасын эвакуацияләү кагыйдәләре турында хәбәр итәләр

2018 елның 13 апреле, җомга

Транспорт чарасын тоткарлау (эвакуация) беренче чиратта машина йөртүчесен өстәмә җәзалау өчен түгел, ә башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен юлны тиз арада азат итү өчен хезмәт итә. 

Әгәр машина йөртүче парковкага куелган автомобиленең юклыгын күрсә, аңа транспорт чарасы кайда булуын аычклау өчен полиция бүлегенә (02 яисә 39-23-10) яки ЮХИДИ бүлегенә (43-96-25) шалтыратырга кирәк. Шулай ук 38-35-00 телефоны буенча штраф тукталышына шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International