Әлмәттәге эш белән тәэмин итүчеләрен вакытлыча эшкә урнаштыруда катнашырга чакыралар

2018 елның 13 апреле, җомга

Әлмәт Мәшьгульлек үзәге эш белән тәэмин итүчеләрне җәйге каникуллар һәм укудан буш вакытта 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыруда катнашырга чакыра. 

Программада теләсә нинди милек формасында эшчәнлек алып баручылар катнашырга мөмкин. Эш бирүчеләр белән Мәшгульлек үзәге арасында килешү төзелгән очракта, вакытлы эшләрдә хезмәт куйган үсмерләргә 1275 сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтеләчәк.

Килешүне төзүгә заявканы Czn.Almet@tatar.ru электрон адресына яисә 32-34-99 факсы буенча җибәрергә була. Заявканың үрнәген almattrud.ru сайтында Документлар бүлегендә алырга була. 

Өстәмә мәгълүмат кирәк булса, Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәгендәге икенче катта урнашкан 211 бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә, яки 32-34-93 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International