Май аеның башында чираттагы тапкыр "Агачны бергә коткарыйк!" дигән экологик акция узачак. Аның барышында һәркем макулатураны, пластик шешәләрне, алюминий банкаларны һәм батарейкаларны үсентеләргә алмаштыра ала.