Волейбол федерациясе беренчелеге Әлмәттә

2018 елның 13 апреле, җомга

9 апрельдән алып 12 апрельгә кадәр 6нчы һәм 1нче мәктәпләрнең спорт залларында 2005-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында «Әлмәт шәһәре волейбол федерациясе» ОСО Беренчелегенә ярышлар уздырылды.

Ярышларның положениесы нигезендә егетләр һәм кызлар төркемнәре бергәләп катнаш система буенча уйнадылар, ләкин кызлар һәр партияне 5 очкога фора белән башладылар. 1нче, 6нчы, 12нче, 20нче мәктәпләре һәм Түбән Мактаманың 2нче мәктәбенннән 2 команда катнашты.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча беренче урынны 6нчы мәктәпнең егетләре командасы яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International