Әлмәт мобиль эш белән тәэмин итү үзәге 8 нче номерлы Төзәтү колониясендә

2018 елның 13 апреле, җомга

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре  6 апрель  көнне Мобиль үзәк  белән ФКУ Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең 8 нче номерлы төзәтү  колониясендә булып, анда тиздән иреккә чыгасы тоткыннарга һөнәри юнәлеш биреп, хезмәт базарындагы хәлне аңлаттылар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ниләр белән ярдәм итә ала, эшсез булып теркәлү өчен нәрсәләр  кирәге турында,  Әлмәтнең хезмәт  базарында нинди профессияләр кирәкле – шулар турында тәфсилләп сөйләделәр. Соңыннан  теләүчеләр өчен  һөнәри юнәлешне билгеләү өчен компьютерда тест үткәрелде. Хәерге вакытта төзәтү колониясендә тоткарланучы 35 кешегә һөнәри юнәлеш бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International