"ALMET BUSINESS RUN 2018" икенче эшмәкәрләр хәйрия йөгерешенә теркәү старты игълан ителде. Бу чара Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында үткәрелә.
26 май көнне 10.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә кадәр "Снежинка" спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә бизнес берләшмәнең мөһим вакыйгасы - икенче эшмәкәрләр хәйрия йөгереше узачак.
Әлмәтлеләр www.almet-run.ru сайтында 11 апрельдән алып 26 майга кадәр йөгерештә катнашу өчен языла алалар.