Әлмәт полициясе әлмәтлеләргә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен куллану мөмкинлеге турында искә төшерә.
Бер тапкыр дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үткәч, аны кулланучылар порталның Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләре белән файдалана алалар. Порталда һәр кеше, чиратта тормыйча, транспорт чарасын терки һәм йөртү таныклыгын алу мөмкинлеге белән файдалана ала.