Әлмәттә эшкә урнаштырылмаган гражданнарның бизнес-планнарын караштыру буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт Мәшьгульлек үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш белән тәэмин итүне оештыруга финанс ярдәм күрсәтү максаты белән эшкә урнаштырылмаган гражданнарның бизнес-планнарын караштыру буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды, анда 9 гражданнарның бизнес-планы каралды.

Үз эшен ачарга теләүче 5 кеше төрле юнәлештәге эшчәнлек:  чәчтараш хезмәте, трикотаж әйберләрен тегү остаханәсен булдыру, сувенир һәм реклама эшләнмәләрен җитештерү, мәктәпкәчә белем бирү, балалар өчен уен бүлмәләре ачу буенча үзләренең бизнес–планнарын яклый алдылар. Аларның барысы да шәхси эшмәкәрлек буенча теркәү узар өчен дәүләт салым инспекциясенә җибәрелделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International