Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, муниципалитет профсоюзлары оешмалары Координация советы һәм Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре, шәһәр һәм район беренчел профсоюз оешмалары лидерлары һәм активистлары катнашуы белән киңәшмә үтте, анда 2017-2019 елларга социаль партнерлык өлкәсендә килешүне үтәү турында мәсьәләләр каралды. 2017 елга эш нәтиҗәләре ясалды.
Руслан Закиров, Әлмәт Сәүдә-сәгәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары, социаль партнерлык турында килешүнең якларны дисциплинага өйрәтүе, район һәм шәһәрнең социаль-икътисадый системасында рольләрне бүлешүне тәртипкә салуы турында билгеләп үтте.