11 апрель көнне бөтен дөньяда истәлекле дата - Халыкара фашист концлагерьләре тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә. Бу көн 1945 елның 11 апрелендә булган Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрү истәлегенә багышланган.
Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар. Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.