Әлмәттә гер спорты буенча Әлмәт муниципаль районы Чемпионаты узды

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

7 апрель көнне Әлмәт физик культура көллиятендә Барий Габдулла улы Юсупов истәлегенә багышланган Әлмәт муниципаль районы чемпионаты узды. Анда предприятиелар хезмәткәрләре, югары һәм урта белем алу йортлары студентлары, мәктәптә укучылар катнаштылар. Барысы 49 кеше катнашты. 

Мәктәптә укучылары арасында 1нче урынны 63 кг авырлыкта  Фахуртдинов Ильнур, 68 кг авырлыкта Беспалов Константин, 68 кгнан артыграк авырлыкта Миров Хамза али яулады.

Югары һәм урта белем алу йортлары арасында 1 урынны 68кг авырлыкта Гараев Динар, 73 кг авырлыкта Алхименко Олег, 78 кг авырлыкта Файзуллин Линар, 85 кг авырлыкта Курбиев Айнур, 85 кгнан артыграк авырлыкта Стуков Владислав яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International