2018 елда Әлмәттәге эшкә урнаштырылмаган кешеләр саны кимеде

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны агымдагы елның беренче апреленә 957 кеше тәшкил итә (2017 елның шул ук чорында – 1043 эшсез исәптә иде).

2018 елның 1 апреленә эшсезлек дәрәҗәсенең күләме барлык эшләүче халыкның 0,87% кадәр булды (узган елның шул ук чорында ул сан – 1,01 процент иде).

Эшче көчләргә ихтияҗ беренче апрельгә 2243 берәмлек (2017 елда - 1117 вакантлы эш урыны булган) .

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бу елның 1 апреленә бер вакансиягә 0,43 эшсез туры килә (узган ел - 0,94 иде).

Агымдагы елнынң гыйнварыннан алып мартның азагына кадәр Мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 1906 кеше мөрәҗәгать итте, шулай ук эш эзләүче буларак 759ы исәпкә куелды. 215е эшкә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International