Әлмәт районында техниканың язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча чираттагы зона штабы үтте

2018 елның 30 марты, җомга

30 мартта «Кичучат» авыл хуҗалыгы ҖЧҖдә техниканың 2018 елгы язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча зона штабы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһирҗанов Тәлгать, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов, республиканың 14 муниципаль районыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге начальниклары һәм консультантлары, авыл хуҗалыкларының баш инженерлары катнаштылар. 

Район башлыгы Айрат Хәйруллин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде, районның агросәнәгать комплексын тәкъдим итте, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа проектлар, әлмәтлеләрнең идарә тармагына караган республика программаларында катнашуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International