26-29 мартта Бөгелмәдә 2002-2003 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән һәм Бөгелмәдән 2 төркем спортчылар катнашты. Алар үзләренең төркемчәсендә яхшы уйнадылар, ярымфиналда Яр Чаллыдан яшьтәш кызларны оттылар. Финалда алар Бөгелмәдән команда белән очраштылар.Уен бик каты килеп чыкты.