Милләтара сорауларны, ТР дәүләт телләрен өйрәнү кебек мөһим мәсьәләләр каралды бүгенге телләр буенча комиссия утырышында. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин уздырды. Олег Николаевич билгеләп узганча, төп бурыч - милләтара дуслыкны ныгыту тора. Әлеге уңайдан районда һәм шәһәрдә төрлде чаралар уза. Утырышта әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрәт Бакиров ТР халыклар ассамблеясының Әлмәт вәкиллеге директоры итеп сайланды.