Бүген прокуратурада шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Марсель Гимаев җитәкчелегендә чираттагы группалар төзелде. Әлмәттә барлыгы 50 ләп объект тикшереләчәк. Булган җитешсезлекләрне вакытында кисәтү максатыннан чыгып, прокуратура, МЧС, дәүләт янгын күзәтчелеге , район башкарма комитет вәкилләре, журналистлар белән берлектә комиссия рейдлар уздыруын дәвам итә. Бүген группалар «Корона», «Москва», «Каньон» сәүдә үзәкләрендә, «Бушидо» фитнес-үзәгендә булдылар.