Әлмәт мәгариф өлкәсенең төп максаты - көндәлек сыйфат, ә бер көнлек сыйфат түгел

2018 елның 30 марты, җомга

29 мартта  «Альметьевнефть» НГДУ «Юность» ял итү базасында мәктәпкәчә белем бирү буенча республика гамәли конференциясе үтте. Конференция Әлмәт шәһәренең балалар бакчаларында югары белем бирү дәрәҗәсен тәэмин итүгә багышланган иде.

«Татнефть» ГАҖнең ярдәмче җитештерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Плахотников чыгышында мәгариф системасы максатларын хәл итүнең белем бирү процессын гадәттәгечә булган дидактик, технологик яктан тәэмин итүдән аерыла торган системаны һәм укытучыларның ачык формада һөнәри яктан аралашуы аша бербөтен югары сыйфатлы мәгариф өлкәсен булдыру белән бәйле булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International