28 марттан алып Әлмәт муниципаль районында кешеләр күпләп җыела торган урыннарны тикшерү уза. Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларын, ял итү балалар оешмаларын, мәдәният һәм спорт объектларын һәм башка объектларны тикшерәчәкләр. Эшлекле киңәшмәдән соң прокуратура хезмәткәрләре, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, ӘМР башкарма комитеты вәкилләре, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларыннан торган группалар формалаштырылды.