29 мартта Әлмәт медицина көллиятендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының ике көнлек региональ этабы (29 һәм 30 март) башланды. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының комплекслы эш планы һәм 2018 елга билгеләнгән урта медицина белем бирү оешмалары директорлары советының эш планы кысаларында үткәрелә.