30 мартта Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәләрендәге хезмәткәрләргә һәм учреждениеларга ярдәм күрсәтү өчен 2017 елда оештырылган ТР Хөкүмәте грантларын тапшыру максаты белән уздырыла торган бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
"Иң яхшы җитәкче" номинациясендә "Әлмәт туган якны өйрәнү музее" директоры Зайдуллина Винера Киямутдиновна һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае директоры Саматов Валерий Вадутович грантны алучылар исемлегенә кертелгәннәр.