21 марттан алып 24 мартка кадәр Казанда «Весенние выкрутасы - 2018» ХVIII Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсы-фестивале үтте. Әлмәт муниципаль районыннан «Мириданс» халык биюе ансамбле һәм «Фристайл» заманча бию студиясе катнаштылар.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Әлмәт политехник техникумының «Мириданс» халык биюе ансамбле фестивальнең гран-приының абсолют лауреаты исеменә, ә «Фристайл» заманча бию студиясе 2 дәрәҗәсе лауреаты исеменә лаеклы булды. Шулай ук 4 843 тавышны җыйган «Мириданс» халык биюе ансамбленә "Тамашачылар мәхәббәте призы" дипломы тапшырылды.