14 марттан алып 18 мартка кадәр Башкортостан башкаласында 2001 елда туган егетләр арасында уза торган күренекле "Уфа" ФК Кубогы" футбол турниры узды, анда Андрей Сухих җитәкчелеге астында Әлмәт балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе төркеме катнашты. Биш уен көне нәтиҗәләре буенча безнең төркем ярышларның көмеш призеры булды.