23 март- Россия гидрометеорология службасы хезмәткәрләре көне

2018 елның 23 марты, җомга

1961 елдан башлап һәр елны 23 мартта Бөтендөнья Метеорология көне бәйрәм ителә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Россиядә Гидрометеорология хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә башлады. Ул 2008 елның 19 маенда РФ Президентының “Гидрометеорология хезмәткәрләре көне турында”гы 812нче указы нигезендә рәсмиләштерелде.

Россия Гидрометеорология хезмәте бай тарихка ия. 1834 елның апрелендә Санкт-Петербургта император Николай I имзасы белән беркетелгән һәм закон көченә ия булган документ нигезендә Нормаль магнит-метеорология обсерваториясе төзелә. Шул вакыттан башлап Россиядә метеорология һәм магнит кыры күзәтүләре бердәм күрсәтмә буенча алып барыла башлый.

XX гасырга илдә барлыгы 1400 метеорология күзәтү станциясе исәптә булган. Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең максаты – гидрометеорология хезмәте күрсәтүнең, һава торышын фаразлау һәм алдан кисәтүнең сыйфатын яхшырту. Ә бу үз чиратында халыкның тормыш иминлегенә зыян килүне булдырмауга, икътисадый югалтуларны алда күрә белергә һәм әзерлек күрергә ярдәм итә.

Табигать шартларын алдан анализлау якынча 40%ка кадәр икътисадый югалтуларны булдырмый калырга ярдәи итә, ди Россия метеорологлары.
Кешеләрнең үз-үзен яхшы хис итүе, психологик иминлеге дә табигый аномалияләрне алдан белеп тору белән дә бәйле, ди белгечләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International