Кванториум технопаркына йөрүчеләр уенчык машинаны нейроинтерфейс технологиясе белән йөртергә өйрәнделәр. Нейроквантум бүлеге укучысы Артём Чупраков һәм аның дусты Дмитрий Суворов IT-квантум мисалында нейроинтерфейс технологиясе күнекмәләрен күрсәттеләр. Болар барысы да тьюторлар Зульфия Хайбуллинна һәм Иван Тимофеев карамагында узды.