Әлмәттә "Тере классика" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды

2018 елның 16 марты, җомга

13 мартта 24нче мәктәптә "Тере классика" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. "Тере классика" яшь сәнгатьчә укучылар бәйгесе - Россиядә булган иң масштаблы әдәби проект, аның максаты булып балалар һәм яшүсмерләрнең укуга карата кызыксынуын арттыру, әдәби карашны киңәйтү һәм укучыларны матур әдәбиятне укуга җәлеп итү. 

Бәйгедә Алла Соколованың «Фантазии Фарятьева» әсәрен тәкъдим иткән 25нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Логинова Елизавета һәм Марина Дружининаның «Звоните, вам споют» хикәясе белән чыгыш ясаган 17нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Самойлов Данила җиңделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International