Ветераннарны аларның тормышларында мөһим булган даталар белән тәбрик итү районда инде матур традициягә әйләнде. Бүген тыл хезмәтчесе Сәхипҗан Хәйретдин улы Фәрутдиновка 90 яшь тулды. Бу көнне ветеранны истәлекле дата белән район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.
Район башлыгы аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасын укып чыкты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Кунакларны озатканда, Сәхипҗан Хәйретдинович: "10 елдан соң да без шушы ук өстәл артында, ләкин инде минем гасырлык юбилеем уңаеннан җыелырбыз дип ышанып калам", - дип билгеләп үтте.