15-17 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә XIII "Кардиостим-2018" йөрәкнең электростимуляциясе һәм клиник электрофизиологиясе буенча халыкара конгрессы үтте. Гасырның чиреге дәвамында дөньяның иң төньяк мегаполисы, тәҗрибәне уртаклашу, югары профессиональ дискуссияләр һәм алардан башка тармакның үсешен күз алдына китерә алмаслык белем бирү чаралары өчен мәйданны тәкъдим итеп, йөрәкнең ритмы һәм үткәрүчәнлеге бозылуы диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерә.
Конгресс барышында "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең 1нче кардиология бүлеге мөдире, врач-кардиолог медицина фәннәре кандидаты Диләрә Таһирова доклад белән чыгыш ясады. Аның тарафыннан тәкъдим ителгән доклад региональ күп профильле үзәк - Медсанчастьтә башкарыла торган аритмология хезмәте үсеше тәҗрибәсенә багышланган иде.