Әлмәтнең үзәк мәчете «99 көн эчендә – Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме» бәйгесе игълан итә

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Ул Аллаһы Тәгалә турында белемнәрне ныгыту, тарату, 99 исемнең кыйммәтен арттыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен әлеге исемнәрне яттан белү шарт булып тора. Шулай ук җиңүчеләрне билгеләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алыначак: тәрҗемә белән гарәп телендә Аллаһы Тәгалә исемнәре турында хәдисләрне белү, тәҗвид кагыйдәләрен саклап, аларны уку, мәгънәләрен аңлату. Бәйге Үзәк мәчеттә 26 майда оештырылачак. Җиңүчеләргә Үзәк мәчетнең кубогы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International