Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләре асраган шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җитәкчеләренә бер генә тапкыр бирелә торган субсидияне түлиячәкләр.
"Татарстан Президенты тарафыннан бер генә тапкыр бирелә торган субсидияне бирү турында карар кабул ителде. Бер сыерны асраган кешеләр өчен субсидия күләме 2 мең сум тәшкил итәчәк. Хуҗалыкларында ике сыер булганнарга һәр сыер өчен 3 мең, өч һәм аннан артык сыерлары булганнарга дүртешәр мең сум биреләчәк", - дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.