Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында узган киңәшмә барышында торак төзелеше, социаль өлкә һәм мәдәният объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында төп доклад белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов чыгыш ясады.
- Бу атнада "Социаль ипотека" программа кысаларында «Алсу» микрорайонында Р.Галеев урамында урнашкан 8нче номерлы 120-фатирлык торак йортка кешеләр урнштырылды. Р.Галеев урамында урнашкан шундый ук 10нчы номерлы йортка кешеләр кертү февраль аена планлаштырылган. Вазыйфаларын тиешенчә башкармаган "Стройкомплекс" ҖЧҖ һәм "ЭлитСтройМонтаж" ҖЧҖ подрядчикларын "СОРМ" ҖЧҖнә (Казан) алмаштыру буенча мәсьәлә хәл ителде. "КТИ" МУП һәм "СОРМ" ҖЧҖ арасында подряд килешүләренә кул куелды, алар "ДТФ" КО тарафыннан яраштыруга тапшырылган.