Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасындагы токым хуҗалыклары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген республикада 81 токымлы куҗалык, шул исәптән 19 токымлы завод һәм 62 репродуктор бар. Токымлы хуҗалыкларның төп өлеше: 60 - сөт терлекчелегендә, шул исәптән 15 токымлы завод. Предприятиеләрдә сыерлар башы саны 3 төп токымнан - голштин токымы, Татарстан холмогоры токымы, кара-чуар токым. Шулай ук симменталь токым да бар (240 баш).
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 2020 елга күрсәткечләрне 2 млн. тонна сөт һәм 600 мең тонна ит күләменә җиткерү бурычы тора. "Әлеге максатка ирешү продыктлылыкны дәвамлы итү буенча максатчан селекция-токымнарны камилләтерү, яңа буын санын арттыру һәм югары продуктылыклы яшь терлек үстерү эше аша гына мөмкин", - диде министр.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында министрга районнар җитәкчеләре өчен әлеге өлкәдә махсус белем бирү курсларын оештыруны тәкъдим итте.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Теманы дәвам итеп, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча муниципаль программаның мөһимлелеген билгеләп үтте.