Әлмәт "Римера" КГ заводында 2018-2019 елларга күмәк килешүгә кул куелды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

"Алнас" заводының башкарма директоры Сергей Шунин һәм профсоюз комитеты рәисе Дмитрий Пузырев предприятиедагы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүче күмәк килешүгә кул куйдылар. Күмәк килешүдә хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу, хезмәткәрләрне  укыту һәм аларның шәхси үсеше, хезмәт өчен түләү һәм хезмәт саклау шартлары, социаль гарантияләр, яшьләр сәясәте һәм башка юнәлешләр формалаштырылды. Хезмәткәрләргә тәкъдим ителәчәк социаль пакет туклануга дотацияне, хезмәт урынына барып җиткерүне, бушлай медицина хезмәтләрен күрсәтүне, хезмәткәрләрне һәм аларның балаларын санаторийлар һәм курортларда дәвалауны, пенсионерларга ярдәм күрсәтүне эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International