Әлмәт оешмаларына 2017 ел өчен экологик отчетны тапшыру турында искә төшерәләр

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

2017 ел тәмамланды, димәк, тикшерү органнарына мәҗбүри экологик отчетларны тапшыру вакыты килеп җитә. Отчет төрләре һәм аларны тапшыру сроклары турында искә төшерергә кирәк дип саныйбыз. Кече һәм урта эшмәкәрлек отчеты - 1 мартка кадәр тапшырыла.  Җитештерү һәм куллану калдыклары турында отчет - 1 февральгә кадәр тапшырыла. Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләү турында отчет - 10 мартка кадәр тапшырыла.

Туларык мәгълүмат артыннан ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаментына 8(8553) 33-46-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International