Әлмәттә иң күләмле “Күңелле старт” уеннары узды. 2 январь көнне буалар шарлавыгында узган бәйгедә яшүсмерләр клубыннан килгән 4 команда катнашты. Һәрбер командадагы 8 катнашучы җитезлектә, ныклыкта көч сынаштылар. Кызу ярышлардан соң беренче урынга «Союз», икенче урынга –«Энергия», өченче урынга «Дружба» яшүсмерләр клубы чыкты.