Әлмәттә Яңа ел чаралары уза

2018 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кышкы каникулларда ял итү, күңел ачу өчен Әлмәттә барлык шартлар да тудырылган. Парк, ачык мәйданчыклар, буалар шарлавыгы, театр һәм музейлар әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын үзенең бай һәм мавыктыргыч программалары белән җәлеп итте. 

31 январьдә үзәк чыршы янында узган Яңа ел төненнән соң чаралар “Забег обещаний” дән башланды. 2 январь иртәнге 9 да буалар шарлавыгын да “Күңелле ералаш” старт алды, 14.00 сәгатьтә “Татнефть” бинасы каршысында нәни тамашачыларга театраль тамаша тәкъдим ителде. 3 январь, шулай ук, чараларга бай булды. Ачык һавада узган кызыклы уеннар катнашучыларны бердәм командаларга туплады. Әлмәтлеләрнең һәм шәһәребез кунакларының иң яраткан урыны, әлбәттә, шәһәр шугалагы . Ул һәр көнне иртәнге 10 нан кичке 10 га кадәр эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International