Яңа ел программасы кысаларында Татарстан паркларында «Изуми» – «Белые волшебники» урам театры артистлары чыгышлары бара. Әлеге әкияти персонажлар белән белән экипаж сәяхәткә 4 январь көнне кузгала һәм чаралар 7 январьгә кадәр Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә дәвам итәчәк.
Экипаж һәрбер шәһәрнең көтелмәгән урыннарында тукталып, тамашачыларда бәйрәм кәефе тудырачак. Әлмәттә урам театрының килүе 6 январьгә планлаштырыла.