Әлмәтлеләр киләсе елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм исәп-хисап үзәгенә түли башлыйлар

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәтлеләр киләсе елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм исәп-хисап үзәгенә түли башлыйлар.Моның өчен «Татэнергосбыт» компаниясе базасында яңа структура төзелгән. Республикада күпфатирлы йортларда яшәүче барлык гражданнар ЕРЦга түли башлаячак. Барлык УК, ТСЖ һәм ЖСКлар әлеге оешма белән килешү нигезендә эшләячәк. 

Яңа структураны төзү зарурлыгы халыкның түләүләрен һәркемгә ачык һәм төгәл итү максатында килеп туган. Республика ЕРЦсының 47 җирле үзәге булачак. Аларда бердәм клиентлар базасы һәм алар өчен яңа уңайлы сервис булдыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International